Сихри әһәңнәр мәркәзе

Казанның Жуковский урамындагы тарихи бина янынан узганда үзең дә сизмичә тукталып каласың. Аның тәрәзәләреннән музыкаль уен кораллары, җырчылар тавышы ишетелеп тора. Чөнки бу йортта Казан музыка училищесе урнашкан. Ул республикабызның урта махсус белем бирүче уку йортлары арасында аерым бер урын алып тора. Беренчедән, аның 105 еллык тарихы булса, икенчедән сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып янган композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, ЗаҺит Хәбибуллин, Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, җырчылар Зөһрә Байрашова, Рәйсә Билялова, Мөнирә Булатова, Зөләйха Хисматуллиан, Гөлсем Сөләйманова, Альфия Афзалова, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Альбина Шаһиморатова һәм башка бик күп талантлар Казан музыка училищесендә белем алганнар. Алар – безнең милләтебезнең горурлыгы.

Казан музыка училищесенең директоры Айрат Әгъзәм улы Җаббаров белән әңгәмә корып без училищенең бүгенгесе, киләчәге турында сәйләштек.

Айрат әфәнде, хәзер сездә кызу урак өсте димәң дә була Студентларның кайсы чагарылыш имтиханнарын бирә, кайсы диплом яклый, үз юнәлеше буенча музыкаль имтихан тота, әзерләнгән программасын уйный. Алар инде үзләрен чын артист итеп хис итәдер?

— Әйе, бер гасырдан артык эшләп килүче училищедә бу чорда иҗат белән янып яшәүче студентлар тормышы аеруча җанлана. Бездә студентлар бик тырыша. Алар үзе сайлаган музыка уен кораллары белән төрле ансамбльләрдә дә уйный бит әле. Бездә укыган һәрбер студент дүрт ел эчендә чын профессиональ булып өлгерә. Чыннан да алар чын артистлар, чөнки имтиханнар күбесенчә сәхнәдә уза.

Училище студентлары уку процесында ук төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, лаурет, дипломант исемнәрен яулый. Әйтик, пианист Алия Исхакова, җырчылар Гөлназ Фазлиева, Аршак Алтунян, Фәнил Фәйзуллин, Гүзәл Әхмадиева шундыйлардан.

Июнь аенда училищедә имтиханнар бара. Бу – студентлар өчен зур сынау, ә безнең өчен нәтиҗәләрне барлау. Һәрбер студент үз программасын тәкъдим итә. Чыгарылыш курсының да имтиханнары башланды инде. Бу елда 67 студентка диплом тапшырачакбыз. Аларнын байтага белем алуны югары уку йортларында дәвам итәргә тели. Кайберләре инде эшли дә башлады. Чәнки без аларны студент вакыттан ук иҗатка итәрергә тырышабыз. Алар берсе дә югалып калырга тиеш түгел. Барысы да тормышта үз урынын табар, дип ышанабыз.

— Училищедә ничә бүлек бар? Белүемчә, әле яңа бүлек тә ачып җибәргәнсез икән.

— Моңарчы сигез бүлек эшләп килә иде, бер ел элек җырчылар өчен эстрада-джаз бүлеге ачтык. Ул уңышлы гына эшли. Ә инде башка бүлекләр турында әйтсәк, музыка мәктәбен уңышлы тәмамлаган балаларны фортепиано, кыллы, тынлы, халык музыка уен кораллары, җырчылар, хор бүлеге, музыка еориясе һәм эстрада – джаз бүлекләренә кабул итәбез. Бездә 22 төрле музыка уен коралында уйнарга өйрәнергә мөмкин.

— Республикабызның музыка мәктәпләрендә белем алган кайбер сәләтле балалар быел сезнең студентлар булачак алайса...

— Шулай, ләкин без шуның өстенә, училищенең үсешенә, милли кадрларны устерүгә зур өлеш керткән Ильяс Әүхәдиев традицияләрне дәвам итеп, бик сәләтле булган балаларны музыка мәктәбендә укымаган килеш тә 9, 10, 11 нче классларны тәмамлагач та кабул итәбез. Бу бигерәк тә җырчылар әзерләү бүлегенә кагыла.Алар әзерлек бүлеген узып, төп курска күчәләр. 14 июньнән документларны кабул итә башлыйбыз. Ә кабул итү имтиханнары 25 июньдә башланачак. Укырга керер өчен куелган таләлар белән Интернет аша да танышырга мәмкин (www.music – college.ru), белешмәне училищегә килеп тә алырга була.

— Казан музыка училищесендә республикабызда танылган музыкантлар эшли. Алардан гыйлем алу үзе үк зур мәртәбә инде ул.

— Әйе, бездә укыту процессында талантлы музыкант- башкаручылар, педагоглар катнаша. Алар Татарстанның һәм Русиянең мактаулы исемнәрен алган Клара Хәйретдинова, Резедә Сабитовская, Клавдия Щербинина, Ания Туишева, Шамил Әхмәтҗанов, Раида Ермохина, Александр Маклыгин, Люция Исмәгыйлова, Венера

Гәрәева, Лада Лабзина һәм башкалар. Иҗатта уңышларга ирешкән шәхесләрдә белем алу, әлбәттә, зур дәрәҗә. Училищедә укытучы белән укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт урнашкан, алар бер-берсен аңлап иҗат итәләр.

— Айрат Әгъзәмович, алдагы көнгә нинди планнар белән яшисез?

— Иң зур теләгебез, сәләтле балаларга үз мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү. Анан соң безгә, Казан музыка училищесендә укырга теләк белдереп, республикабызның барлык районнарыннан да хатлар килә. Безнең күптәнге хыялыбыз – чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен тулай тора булдыру. Менә шушы мәсәләгә нокта куясы килә.

Сирина Латыйпова
Печатается по материалам газеты «Мәдәни җомга», № 23, от 11 июня 2010 г.